Апрель аенда Бөгелмә районында бала туу нәтиҗәләре

2019 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның апрель аенда Бөгелмә районында 68 бала туды. Аларның 34е -  малайлар,  шул кадәр үк кыз бала, шул исәптән, бер пар игезәкләр.
Апрель аенда туган баланың минималь гәүдә авырлыгы 1222гр, максималь гәүдә авырлыгы 4590гр тәшкил итте. Минималь гәүдә озынлыгы 38см, максималь гәүдә озынлыгы 59 см булды.

26 сабый - гаиләдә беренче бала, 24е - икенче, 18 бала өченче яки аннан соңгылар. Апрель аеның иң популяр исемнәре рәтендә - Артем, Максим, Ранель, Анна, Софья. Әлеге айның иң сирәк исемнәре - Оттин, Адиль, Микаэла, Юлианна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International