Яр Чаллы шәһәрендә Яз һәм Хезмәт бәйрәме

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

 Яр Чаллыда яз һәм хезмәт бәйрәме бик күңелле һәм оешкан төстә үтте. Бәйрәм тантанасында 25 меңгә якын кеше катнашты. Алар арасында ГХАТ идарәсе МКУ белгечеләре, шәһәр хуҗалыгының барлык тармаклары вәкилләре: камаз эшчеләре, төзүчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, мәдәният, белем бирү, физкультура һәм спорт идарәсе белгечләре, милли җәмгыятләр вәкилләре, студентлар, яшьләр оешмалары һәм ветераннар катнашты. ГХАТ идарәсе йөреше ныклы гаиләне популярлаштыру һәм туучылар санын арттыру йөзеннән коляска белән бергә барды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International