Апрельдә район ЗАГС бүлегендә 9 бәби теркәлгән, алар барысы да – малайлар. Ел башыннан бирле биредә яңа туган 28 баланы исәпкә алганнар. Апрельдә районда 4 пар законлы никахлашкан. Ә дүрт айда 26 яңа гаилә төзелгән. Тик менә узган айда 6 гаилә таркалган, ә ел башыннан 12 пар аерылышкан.
Чагыштыру өчен: былтыр ЗАГС бүлегендә апрельдә –10, дүрт айда 49 бәби теркәлгән. Бер айда өч пар өйләнешкән, өч гаилә таркалган. Ә ел башыннан 14 пар никахлашкан, 16 пар аерылышкан булган.