Югары Осланда яз һәм хезмәт бәйрәме

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

 1 нче май көнне Югары Осланда "Тынычлык! Хезмәт! Май!" район җитәкчелеге һәм профсоюз оешмаларының хезмәт коллективлары бәйрәм открыткалары белән бизәлгән мәйданда барлык Ослан халкы һәм кунаклары Беренче Май бәйрәменә җыелды. 
 «ТАССР ның 100 еллыгы» дигән чара хореография куелышы белән башланып китте.

Бу көнне катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итүчеләр арасында:
- Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов;
- Татарстан Республикасы элемтә министрының беренче урынбасары – Вандюков Дмитрий;
 - районнның профсоюз оешмалары рәисе-Таҗиева Любовь;
- район ветераннар советы рәисе Римма Троицкая;
- «Бердәм Россия" партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе җитәкчесе Янтыкова Фәридә бар иде.

Быел концерт программасы район үзәгендәге беренчел профсоюз оешмалары тарафыннан әзерләнгән иде. 

Барлыгы 12 хезмәт коллективы катнашты.

 Бию элементлары белән төрле тематик җырлар башкарылды. Барлык коллективлар да энтузиазм һәм күтәренке кәеф белән чыгыш ясауларын билгеләп үтәсе килә.

 Төрле төстәге шарлар, флаглар, транспорантлар һәм чәчәкләр «Яз һәм Хезмәт» бәйрәмен бизәде.

 Бу чарада Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмəткəрлəре дə катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International