ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

8 июльдә Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында татар артистлары катнашында зур концерт булды. 35 һәм 50 ел тату гомер кичергән, төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куйган, лаеклы балалар тәрбияләгән һәм хәзер оныкларын үстерергә ярдәм итүче парлар зур игътибарга һәм хөрмәткә лаек булдылар.

8 июль илебездә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә. Бу уңайдан Сатмыш авыл клубында 63 ел буе иңне иңгә куеп, сынаулы юлларны бергә үтеп, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берсенә терәк-ышаныч булып яшәүче Касыйм абый белән Мәгъфүзә апа Сәбирҗановлар гаиләсен тәбрикләргә җыелды.

8 июль көнне шәһәребезнен М. Җәлил исемендәге паркта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы уздырылды. Районыбызда 45, 50, 55 ел һәм аннан да озаграк бергә гомер иткән берничә гаилә чакырылган иде.

Әлеге бәйрәм Россиядә гасырлар буе гаилә һәм тугрылык үрнәге булып саналган Петр һәм Феврония истәлегендә багышлана. Тантаналы чарада район башлыгы Н.А. Вазыйхов, башкарма комитет җитәкчесе Р.М. Загидуллин, социаль мәсәләләр буенча урынбасар Е.В. Сороковнина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Т. Халикова катнашты.

Бала туу-гаиләдә иң шатлыклы вакыйга. Ничә айлар көткәннән соң ата-ана булу бәхетен татыйсың. Кама Тамагы штп. яшәүче Самат һәм Кадрия Саттаровлар гаиләсендә 2019 елның 2 июлендә бәхет өстенә бәхет өстәп ир бала-Ришат дөньяга килә.

Баулы районы Кызыл Яр авылында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы вакытында Шамил Төхвәтшә улы һәм Зинфира Кашап кызы «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Әтнә районында Габдулла Тукай исемендәге театр бинасында 8 июль көнне гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур  чара узды.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале Россия Федерациясендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н үткәрү буенча оештыру комитеты тарафыннан гамәлгә куелган иҗтимагый бүләк булып тора.

8 июльдә бөтен Россия иң якты,  иң матур «гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне " бәйрәмен билгеләп үтә. Бу бәйрәм 2008 елдан бирле билгеләп үтелә һәм изге Петр һәм Февронияне искә алу көненә багышлана. Сигезенче июльдә бу бәйрәмнең романтик символына әйләнгән ромашка чәчәкләре бүләк итү һәм яраткан сүзләрен әйтү кабул ителде.

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чаллының тугыз гаиләсе Дәүләт бүләгенә - "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек булды. Гаилә парларын котлау Орган залында узды. Кичә кунакларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова сәламләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International