Кайбыч районында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

8 июль көнне Олы кайбыч авылының «Рәйхан» кафесында Бөтендөнья гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан чара үткәрелде. 

Бу көнне 50, 55, 60 ел гомер иткән, мәхәббәтне саклап, тормыштагы авырлыкларга һәм кыенлыкларга бирешмичә дистә еллар аша  узган 14 пар гаилә килде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гаилә парларына рәхмәтен белдерде. Гаилә учагыгыз сүнмичә, кайгы-хәсрәтләр ишек какмасын, якыннарыгыз сәламәт һәм һәрвакыт янәшәдә булсын, -дигән теләкләрен җиткерде.

Мәдәният йәрты хезмәткәрләре юбилярлар өчен бәйрәм концерты

эзерләде. Бәйрәм ахырында район башлыгы барлык катнашучы гаиләләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International