2019 нчы елның 8 нче июль көнендə Түбән Каманың Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык бəйрəме кысасында яшь əти-əнилəрне тəбриклəделəр.
Вдовиннар гаилəсендə беренче бала – Кира, Павловлар гаилəсендə икенче бала – Эльза, ə Саитовлар гаилəсендə өченче сабыйлары Реваль дөньга килделəр.
Гаилəргə ныклы сəламəтлек, гаилə бəхете һəм игелекле балалар тəрбиялəү телəклəрен «Тантаналар алып баручы» Идел буе федераль округы бəйгесенең җиңүчесе, Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəре Алсу Ахметшина җиткерде.
Яшь гаилəлəргə балаларының туу таныклыкларын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Нургалиевич Миннихановның котлау хатларын һəм исемле метрикалар тапшырдылар. Бəйрəм кунаклары алдында сабыйлар – Кира, Эльза һəм Реваль Рəсəй Федерациясе гражданнары дип игълан ителделəр.