Түбəн Кама шəһəрендə «Мəхəббəт һəм тугрылык» медальлəрен тапшырдылар

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

2019 нчы елның 8 нче июль көнендə Түбəн Кама шəһəрендə Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көне кысасасында «Мəхəббəт һəм тугрылык» медальлəрен тапшырдылар.

Амфитеатр мəйданында бəйрəмнең төп тантанасы - медальлəр тапшыру бүлеге үтте.

Бу елны «Мəхəббəт һəм тугрылык» медальлəренə «Гаилə - шəһəребез горурлыгы» бəйгесендə җиңеп чыккан биш үрнəк гаилə лаек булды. Алар: Семагиннар, Кочетовлар, Сəлаховлар, Вəлиуллиннар һəм Шарафутдиновлар.

Һəр гаилə эш өлкəсендə генə уңышка ирешеп калмаган (укытучылар, химиклар һəм шинниклар нəселлəре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ветераннары, авыл хуҗалыгының лаеклы хезмəткəрлəре), ə балаларын һəм оныкларын тəрбиялəүдə дə зур үрлəр яулаганнар.

Медальлəрне Түбəн Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, «Түбəн Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы рəисе Эльвира Рафгатовна Долотказина тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International