2019 нчы елның 8 нче июль көнендə Түбəн Кама муницпаль районы ГХАТ Идарəсе оештырган гаилə фестивале үтте.
Бала төшертүгə каршы чыккан «Ике йөрəк» дип исемлəнгəн пролайф акция бəйрəм кунаклары арасында аеруча кызыксыну уятты. Махсус кулланма ярдəмендə катнашучылар ике йөрəк тибешен тыңлый алдылар - əни һəм карынындагы сабыйныкын.
Әлеге хəлəтлəренең гүзəллеген күрсəтеп, сəхнəгə йөкле һəм кечкенə сабыйлар белəн хатын-кызлар чыктылар. Әлеге чыгыш та пролайф акция ярдəменə карата булды.
Билгелəп үтергə кирəк, флешмобның иҗтимагый йогынтысы беренче чиратта əни сурəтен күтəрүгə һəм гаилə институтын ныгытуга юнəлгəн.