Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре үзенчəлекле ярəшү тантанасын тəкъдим иттелəр

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

2019 нчы елның 8 нче июль көнендə Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көненə багышланган бəйрəм кысасында Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Венеция стилендə оештырылган үзенчəлекле ярəшү тантанасын тəкъдим иттелəр.

Яшь парның карнавал киемнəренə киенгəн кечкенə балалар белəн чыгуы караучыларга зур тəэсир ясады.

Бəйрəм кунакларының алкышлары астына яшьлəр кияү белəн кəлəш дип игълан ителде. Һəр мəхəббəт тарихына хас булганча Алексей белəн Ирина бер-берсенə мəхəббəт аңлатып, вəгъдəлəр бирделəр. Һавага бəхетле тормыш юлы телəп җибəргəн шарлар да яшьлəрнең күңелен битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International