2019-нчы елның 8-нче июль көнендəТүбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре озак бергə тормыш итүче парларны һəм балаларны тəрбиягə алып үстерүче гаилəлəрне котладылар.
Бəйрəм тантанасы гаилə фестивале кысасында үтте. Бу елны 12 пардан торган юбилярлар чыгышы белəн ТАССР-ның 100 еллык юбилеен котлауга тагын берадым ясалды. Бəйрəм сəбəпчелəре арасында «Түбəн Кама нефтехим» акционерлык җəмгыяте хезмəткəрлəре һəм хезмəт ветераннары бар иде. Юбилярларны үзенеңдə 25 елда нартык гаилə тəҗрибəсе булган«Түбəн Кама нефтехим» берләшкән профсоюз оешмасырә исе Мортазин Фәнис Сафинович котлады.
Бу елны бәйрәмдә шулай УК баланы тәрбиягә алып үстерүче гаиләләрдә катнаштылар. Самими музыкаль номер белән Ступеньковлар гаиләсе чыгаш ясады. Алар сигез бала үстерәләр, шуларның алтысын тәрбиягә алганнар. Шулай уксәхнәтүренә Стадниклар һәм Валеевлар гаиләләре чакырылды. Һәр кайсына Түбән Кама муниципаль районы социаль яклау идарәсе Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.