Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале Россия Федерациясендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н үткәрү буенча оештыру комитеты тарафыннан гамәлгә куелган иҗтимагый бүләк булып тора. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале турындагы Нигезләмә буенча, 25 ел элек никахларын теркәгән, тормышларын үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корган, халык арасында гаилә учакларының ныклыгы белән дан казанган, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләүгә ирешкән Россия гражданнары бүләкләнә. 2019 елның 8 июлендә Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә мондый бүләк белән Лариса Исмәгыйль кызы  һәм Анатолий Григорьевич Булыгиннар гаиләсе бүләкләнде. 2019 елның 8 маенда Булыгиннар гаиләсе бергә яшәүнең 44 еллыгын билгеләп үтте. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныклары бар. Медальне һәм истәлекле бүләкне Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Нәфыйгина Ләйсән Мидхәт кызы тапшырды, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гомәрова Лилия Салих кызы бәйрәм символы булып саналган  ак ромашкалар бәйләмен бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International