Август аендагы никахлашуны, август балы, мул, уңышлы, бакча җимешләреннән сынучы агачлар кебек уңдырышлы, сезонлы чәчәк бәйләмнәре кебек татлы тормыш ата-бабаларыбызның билгеләре буенча фаразлыйлар. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 50 нче никах теркәлде.
2019 елның 27 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Сафиуллиннар гаиләсендә игезәкләр тууы теркәлде. 21.08.2019 елда менә дигән сабыйлар дөньяга килде. Ике искиткеч улга әти-әниләре Әмир һәм Алим исемле матур исем куштылар.
Азнакай районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге каршындагы «Пар канатлар» клубы чираттагы тапкыр үзенең икенче яртысын эзләүчеләрне җыйды. Бу кешеләр белән эшләү инде алты ел дәвам итә. Беренче тапкыр клубка барганда теләгән кеше анкеталарын тутыра, читтән торып кандидатуралар белән таныша, клуб утырышларына йөри.
Татарстан Республикасы көне алдыннан Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев Раил һәм Айгөл Сәмигуллиннарны никахлашулары белән котлады. Бу пар Азнакай шәһәрендә йөз алтмыш беренче пар булды.
2019 елның 27 августында Буа районы ГХАТ бүлегендә 200-нчы нарасый бала теркәлде. Бәләкәч 21 август көнне Яшел Үзән шәһәрендә беренче авызын салды. Бәхетле әти-әниләр Далер исеме куштылар. “Далер” исеме төрек-таҗик теленнән алынган – кою, үткел, акыллы дигән мәгънәгә ия.
27 август көнне Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда «Ныклы гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында алтын юбилярларны котлау, шулай ук «Кукмара муниципаль районында Гаилә-никах мөнәсәбәтләре үзенчәлекләре» темасына түгәрәк өстәл узды. Чарага зур гаилә стажы булган гаиләләр, шулай ук берничә көн элек кенә никахларын теркәгән парлар чакырылган иде.
24 август көнне Республика көне уңаеннан Теләче район узәк ял паркында бәйрәм чаралары булып үтте. «Туган ягым - гөлләр иле» дип исемләнгән бәйрәм концерты, «Татарстан голлэр иле- мин дэ шунын бер голе», Республика коне унаеннан ТАССР нын 100 еллыгына багышлап оештырылган кургэзмэлэр оештырылды. Әлеге чарада казан кунагы, «Татарстан халыклары Дуслык Йорты» директоры Шәрипов Ирек Илдус улы катнашты. Район халкын бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде.
Акбаш авылыннан Румия Ахунова һәм Илдар Закиров, кайгыда да, шатлыкта да гел бергә булырга дип бер-берсенә ант итеп, алтын балдаклар алышты. Аларны бу шатлыклы һәм бәхетле көннәре белән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова тәбрик итте.
Ютазы районы социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фахуртдинова Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Мария Дмитриевна Балаеваны 95 яшьлек зур юбилее белән тәбрик итте.
2019 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган кабул итү мәҗлесе узды. Югары Ослан муниципаль районы исеменнән Канаш авыл җирлегеннән Вальковлар гаиләсе Николай улы Юрий һәм Александр кызы Нина катнашты. Вальковлар 29 ел бергә гомер иткәннәр.