Мамадышның яңа «пешкән» гаиләләре WorldSkills һөнәри осталык чемпионатыннан артта калмады
2019 нчы елда язылышкан парлар шәһәр көнендә WorldSkills һөнәри осталык чемпионатына үз өлешләрен кертергә булдылар. Алар бәйрәм кунаклары һәм шәһәрдәшләре өчен ныклы гаилә учагы төзү буенча мастер класс-класс үткәрде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина чемпионатта катнашучыларны һәм кәләш белән кияүләрне төзү теләге берләштерә. Беренчеләре яңа технологияләр ачып яхшы киләчәк төзү теләге белән янса, икенчеләре исә кешелекнең иң мөһим буынын – ГАИЛӘ төзи.
Парлар «мәхәббәт» мастерогы белән «тугрылык», «бердәмлек», «сәламәтлек», «бәхет» кирпечләрен тезеп гаилә учагы тергезделәр. Яшьләргә, шулай ук, район башлыгы Анатолий Иванов һәм аның тормыш иптәше Маргарита Семеновна ярдәм итте, учакны төзүгә һәм ныгытуга алар да үз өлешләрен керттеләр.
Ахыргы эш итеп, җылылык, чисталык, яңа тормыш символы булган кечкенә генә песи баласын ой тупсасы аркылы уздырдылар.