Әлмәт шәһәрендә узган җәйге туйларның нәтиҗәләре

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Җәй-туй тантанасын үткәрү өчен бик матур вакыт, чөнки бу вакытта табигать байлыкларын бөтен төрлелегендә кулланырга мөмкин. Җәйге туйларның чоры ахрына якынлашып килә.

2019 елның җәйге өч аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 457 никах теркәү акты теркәлде, шуларның 21е узып баручы җәйнең соңгы көненә 31 августка туры килә. Яшь парларның күбесе үзләренең гаилә берлекләрен тантаналы шартларда теркәделәр.

ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны истәлекле вакыйга – гаилә кору белән котладылар. Бәхетле булыгыз, бер-берегезне яратыгыз, кадерләгез һәм хисләрегезне саклагыз. Гаилә бәхетегез мәхәббәт һәм наз белән тулып торсын. Сезнең йортыгыз балалар көлүе белән тулсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International