Әлмәт шәһәрендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе тәмамланды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең яшь парлары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип исемләнгән хәйрия акциясендә катнашуларын тәмамладылар. Акциянең төп максаты – мохтаҗ булган сабыйларга матди ярдәм күрсәтү.

Яшь буынга бүләк ителгән мәктәп кирәк-яраклары, гадәттәгечә, яңа уку елы алдыннан, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге беренче сыйныф укучыларына тапшырылачак.

1 сентябрь-кеше тормышында иң мөһим мизгелләрнең берсе. Балалар бу вакыйганы түземсезлек һәм борчылу белән көтәләр. ГХАТ идарәсе коллективы Әлмәт шәһәренең яшь парларына әлеге акциядә актив катнашканнары һәм булачак беренче сыйныф укучыларын хуплаганнары өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International