Валентина Ветлугинаның ситсы туй күлмәге , 60 ел узса да ,бүген дә саклана. Солдат каршы алу кичәсендәАлександр белән Валентина танышып, ел ярым очрашалар, ә 1959 елның 9 августында гаилә корып җибәрәләр. Бриллиант туй көнендә Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова, ветераннар советы рәисе Нина Стерякова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Бәйрәм өстәле артында балалары һәм оныклары җыелды. Мәхәббәтләренең төп җимеше-улы һәм өч кызы. Виктор гаиләсе белән Надеждино авылында яши, гел ярдәм итеп тора. Кызлары-ераграк: Чебоксарда һәм Мәскәүдә яшиләр. Ветлугиннарның 5 онык һәм ике оныкчыклары да бар. Җәйге каникулда оныкларыавылга кайтып, бакчада бәрәңге, түтәлләр эшләргә булыша, ә көзен үз хезмәт җимешләрен Мәскәүгә алып китәләр. Бакча, Аллага шөкер, зур, яшьләрдән ярдәм булганда, мул уңыш белән куандыра. Авыр тормыш еллары артта, хәзер аларның йорты тулы касә. Балалары һәм оныклары аларга бик күп бәхетле һәм шатлыклы көннәр алып килсеннәр.