Бөгелмәнең Овчаровлар гаиләсе гаилә тормышының 65 еллыгын билгеләп үтте

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

28 август көнне ГХАТ бүлеге белгечләре Овчаров Иван Григорьевич һәм Валентина Михайловнаны гаилә тормышларының 65 яшьлек юбилее белән котладылар.
Яшьләр 1953 елда Әлмәт шәһәрендә танышалар, тиздән бер-берсенә карата булган тойгыларның ихлас булуын аңлыйлар. 1954 елның августында алар язылышалар.
Гаилә башлыгы Иван Григорьевич 1933 елның 28 сентябрендә Белгород өлкәсенең Шебек районы, Петровка хуторында туа. 1942нче елның көзеннән алып, 1943нче елның сентябренә кадәр, Иванның әти-әнисе фашист Германиясе оккупациясе астында яши - Шебек районы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының шаһиты була. Районны фашистлардан азат иткәннән соң, ул биш сыйныфлык мәктәпне тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. Иван Григорьевичның хезмәт стажы зур. Армиягә чакырылганчы Луганск шәһәрендәге заводта слесарь булып эшли. 1957 елда Иван Григорьевич Белгород өлкәсенең Волоконово районындагы Ютан механикалаштыру училищесын тәмамлый һәм колхозда тракторчы, электрик, механизатор һәм башка авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли, аннары монтажчы булып хезмәт итә. Газорезчик һәм стропальщик буенча өстәмә һөнәр алу өчен ул эшне уку белән бергә алып бара. 1974 елдан алып, пенсиягә чыкканчы ул 5 нче номерлы төзелеш-монтаж трестының «Күчмә механикалаштырылган колоннасы»нда эшли
Валентина Михайловна 1934 елның 20 маенда ТАССРның Ямаши районы, Полянка авылында туа. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Ивановка он тарту заводына эшкә керә. «Альметьевскбурнефть» трестында техник, район элемтә узелында почтальон, аннан соң көнкүреш котельныйларына хезмәт күрсәтү буенча оператор булып эшли. Валентина Михайловна кунакчыл хуҗабикә һәм кайгыртучан әни һәм әби. Валентина Михайловнаның әти-әнисе дә бергә 70 ел бергә гомер иткәннәр.

Овчаровларның тырыш тату гаиләсендә ике бала үсә: уллары Петр һәм кызлары Нина, алар өч онык бүләк итәләр. Бүген Овчаровлар гаиләсенең инде алты яраткан оныкчыгы бар.

Бу матур парга карап, безнең янәшәбездә үз гаиләләренең тарихын, ата-бабаларының истәлеген саклап, буыннан-буынга гаилә традицияләрен тапшыручы гаиләләр яшәвен аңлау бик күңелле. Мондый гаиләләр хәзерге гаиләләргә үрнәк булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International