28 августта Республика көне уңаеннан Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар, районның кечкенә гражданнарына туу турында таныклыклар, 14 яше тулган гражданнарга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру һәм «гаилә» тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы булып узды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Пенсия фонды идарәсе начальнигы И.А. Большакова әниләргә ана капиталын дөрес итеп куллануларын теләп, сертификатлар тапшырды. Туу турында таныклыкларны Илнур Измайлов алды, аның кызы Ясминә туды һәм Сергей Исаев – аның улы Богдан туды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М. Дианова Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиулловның котлавын укыды һәм ата-аналарга сабыйлары туу уңаеннан бүләкләр тапшырды.

«Автоградбанк» өстәмә офис начальнигы И.В. Гавчева ата-аналарга ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде һәм сувенирлар тапшырды.

Бәйрәмгә 60 ел бергә гомер иткән «бриллиант юбилярлар», Иван Семенович һәм Люция Дмитриевна Сизовлар чакырылган иде. Район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән юбилярларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Владимирович Тегулев котлады һәм аларга котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Андрей Владимирович Иван Семеновичны август аенда билгеләп үткән 90 яшьлек юбилее белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International