2019 нчы елның 28 августында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 13 гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов котлады.