ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Финанс структуралары  хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - финансист Көне 19 август 2011 ел № 1101 Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә расланган. 2019 елның 5 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда һөнәри бәйрәмгә багышланган тантаналы чара узды.

5 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Исламголовлар гаиләсе алтын юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Бу көнне, моннан нәкъ 50 ел элек, Илбарыс Зәйнулла улы һәм Рәзилә Зарип кызы Татарстан АССРның Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсендә үзләренең тормышларын бәйлиләр. Аларның уллары Ирек һәм кызлары Гүзәл, биш оныклары һәм ике оныкчыклары бар.


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин мәктәп коллективын, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котладылар. ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Михайловна Дианова Утәмеш башлангыч мәктәбендә узган тантаналы линейкада катнашты.

Тәтеш шәһәрендә яшәүче Илфат и Алина гаиләсендә өченче бала -  Амир дөньяга аваз салды.Әлеге гаиләнең калган балалары энекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 3 сентябрендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре 555 нче бала туу очрагын теркәделәр. 9 августта Ольга Сергеевна һәм Ленар Ринат улы Калимуллинар гаиләсендә көтеп алынган беренче уллары Радэль туды. 

Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре август аенда 69 бала тууын теркәде, шуларның 36сы – малай һәм 33е – кыз. 26 гаиләдә беренче бала туды. Икенче бала – 27 гаиләдә туды, 16 гаилә күп балалы булды.

Очрашуда психолог Гүзәл Закирова «Ир белән хатын арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтләр, конфликтлы ситуацияләрдән качу осталыгы» дигән темага тукталды. Яшь парлар гамәли мәсьәләләрне чишүдә зур кызыксыну белән катнаштылар, бер-берсенә киңәшләр бирделәр, гаилә психологының сорауларына җавап бирделәр.


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Һичшиксез, 1 сентярбрь һәр  бала өчен истә кала торган, дулкынлангыч көн булып тора. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен дә бу көн көтеп алынган, чөнки балалары бүгеннән «укучы» дигән статуска ия булдылар.

Беренче сентябрь-Белем көне — ул һәр кешегә якын, үзенчәлекле дулкынландыргыч бәйрәм. Без барыбыз да беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән онытылмаслык хисләрне хәтерлибез, беренче укытучыбызны һәм мәктәп дусларын онытмыйбыз. Бу-барлык буыннарны берләштерүче иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе.

2019 елның җәйге чорында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 90 пар теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International