ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 нчы елның 13 нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Нифталиевлар гаилəсенең 40 еллык рубин туй тантанасы үтте.

2019-нчы елның 13-нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 13 пар теркəлде.

2019 елның 13 сентябрьдә Кама Тамагы  МР ГХАТ бүлегендә Антон һәм Анасатасия Хохловларның гаиләсе туды.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә балаларны теркәүче ата – аналар бүлек хезмәткәрләреннән бу шатлыклы вакыйга-сабыйның тууы белән чын күңелдән котлаулар кабул итәләр. Барысына да ГХАТ бүлегенең матур открыткалары, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адреслары тапшырыла.

Имеш-мимешләргә ышанучы кешеләр өчен җомга көнгә туры килүче унөче числосында туй үткәрү иң уңайлы көн түгел. Әмма бөгелмәлеләр имеш-мимешләргә ышанмыйлар һәм бу датаны үзенчә матур дип саныйлар. Җомга көнгә туры килүче 13е числосы елга өч тапкырдан да артык килми. Бөгелмәнең 3 пары тормышларын бәйләү өчен нәкъ менә әлеге датаны сайлады.


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 500 нче сабый тууы рәсми рәвештә теркәлде. Юртаев Евгений Михаил улы белән Мария Александр кызы гаиләсендә Ника исемле кызлары дөньяга килде. 

Паспорт тапшыру-яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. 2019 елның 12 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган 16 яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

2019 елның 12 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Новиковлар Геннадий Филимон улы һәм Пелагея Яков кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Әлмәт муниципаль районыннан күпбалалы Даишевлар гаиләсе «Ел гаиләсе-2019» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Ирле-хатынлы Лилия һәм Рөстәм бергә инде 20 елга якын. Хәзер бу гаиләдә 11 бала үсә, шуларның алтысы - игезәкләр.


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән муниципаль районының Норлат авылында «Авыл көне» бәйрәме күңелле һәм истәлекле үтте. Тантана хәзрәт Хәмзә Мөхәммәтшинның хәер-фатихасы белән башланып китте. Гадәттәгечә, бу бәйрәмдә юбиляр авылдашларын-юбилярларны, 55,50, 45 ел бергә гомер иткән гаилә парларын, Нурлат предприятиеләренең иң яхшы хезмәтчәннәрен, туган авылларының яңа туган сабыйларын хөрмәтләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International