ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яшь Россия гражданнарына паспортлар тапшырылды. Төп документны Яшел Үзәннең 14 яше тулган ун укучысы алды. Үз балалары белән бу дулкынландыргыч вакыйганың шатлыгын аларның туганнары һәм якыннары уртаклашты.

Яшь парларның традицион парады Азнакай районының бик күп бәхетле гаиләләрен берләштерде. Чарага 2019 елда никахларын теркәгән парлар чакырылган иде. Парад Азнакай шәһәренең «Юбилейный» стадионында матур көз көнендә узды.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2019 ел башыннан 777 нче сабый теркәлде. Дарья Романова юбилейлы сабый булды.

2019 нчы елныӊ 20 нче сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә көтелмәгән чәй эчүләр үткрелде.

Яр Чаллы шәһәре заманча, креатив һәм позитив кешеләр белән тулы! Ә никахны теркәү, туй - ул хыялларга ирек бирергә мөмкин булган урын һәм вакыт! 2019 елның 20 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантана сараенда Руслан һәм Резеда Хәмиевларның гадәти булмаган никахларын теркәү тантанасы узды.

2019 елның 20 сентябрьдә  Кама Тамагы  муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Ленар һәм Эндже Хисматуллинарның язылышу  тантанасы булды.  

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бу елда икенче бер үк фамилияле пар никахларын рәсми рәвештә теркәде. Бу Сергеев Виталий Юрий улы белән Сергеева Татьяна Геннадий кызы, бу – сирәк очракларның берсе.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәре Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә кадет мәктәбе укучылары өчен гаилә нигезләре дәресе узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко балаларны ГХАТ органнары эшчәнлеге белән таныштырды.

Бүген, 19 сентябрьдә Халыкара смайлик көне билгеләп үтелә! Үз фикереңне төгәл итеп җиткерү өчен кешелек зур эволюцион юл үткән, смайликлар юлы белән электрон аралашу шуның нәтиҗәсе булып тора. Нәкъ менә шушы символлар кешегә әңгәмәдәшенә үз сүзләренең төгәл мәгънәсен җиткерергә ярдәм итә.

2019 нчы елныӊ 19 нчы сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 15 пар теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International