Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә бер үк фамилияле пар никахы теркәлде

2019 елның 20 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бу елда икенче бер үк фамилияле пар никахларын рәсми рәвештә теркәде. Бу Сергеев Виталий Юрий улы белән Сергеева Татьяна Геннадий кызы, бу – сирәк очракларның берсе.

2019 елның 19 сентябрендә яшь парларга тантаналы рәвештә беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклык тапшырылды. ГХАТ бүлеге белгечләре яшь парларны тормышларындагы мөһим вакыйга – гаилә туган көне белән чын күңелдән котлап, аларга бәхетле һәм озын гаилә тормышы теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International