Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яшь Россия гражданнарына паспортлар тапшырылды.
Төп документны Яшел Үзәннең 14 яше тулган ун укучысы алды. Үз балалары белән бу дулкынландыргыч вакыйганың шатлыгын аларның туганнары һәм якыннары уртаклашты. ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова, паспорт тапшырганда яшь яшел үзәнлеләрне тантаналы вакыйга белән котлады һәм паспорт алу белән гражданинның хокуклары гына түгел, бурычлары да барлыкка килүен искәртте. Паспортлар тапшыру тантанасыннан соң укучылар Россиянең яшь гражданнары антын укыдылар.