ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәре заманча, креатив һәм позитив кешеләр белән тулы! Ә никахны теркәү, туй - ул хыялларга ирек бирергә мөмкин булган урын һәм вакыт! 2019 елның 20 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантана сараенда Руслан һәм Резеда Хәмиевларның гадәти булмаган никахларын теркәү тантанасы узды.

2019 елның 20 сентябрьдә  Кама Тамагы  муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Ленар һәм Эндже Хисматуллинарның язылышу  тантанасы булды.  

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бу елда икенче бер үк фамилияле пар никахларын рәсми рәвештә теркәде. Бу Сергеев Виталий Юрий улы белән Сергеева Татьяна Геннадий кызы, бу – сирәк очракларның берсе.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәре Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә кадет мәктәбе укучылары өчен гаилә нигезләре дәресе узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко балаларны ГХАТ органнары эшчәнлеге белән таныштырды.

Бүген, 19 сентябрьдә Халыкара смайлик көне билгеләп үтелә! Үз фикереңне төгәл итеп җиткерү өчен кешелек зур эволюцион юл үткән, смайликлар юлы белән электрон аралашу шуның нәтиҗәсе булып тора. Нәкъ менә шушы символлар кешегә әңгәмәдәшенә үз сүзләренең төгәл мәгънәсен җиткерергә ярдәм итә.

2019 нчы елныӊ 19 нчы сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 15 пар теркәлде.

«Матур йола» датасында – 2019 елның 19 сентябрь көнне – Зәй ГХАТ бүлегендә 4 пар никахларын теркәгән. Никах теркәү датасын яшь парлар бөтен җаваплылык, игътибар белән сайлыйлар.

2019 елның 19 сентябрендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә язылышу турында дүрт йөзенче акт теркәлде. Юбилей парлары Оксана һәм Андрей Скорняковлар булдылар.

Яшьләр, язылышу турында гаризаны күптән биреп куйганнар иде инде. Фәнүс һәм Сиринә Сөнгатуллиннар нәкъ менә шул көнне паспортларга штамп куелуын теләделәр. Яшь парларның да бер – берсенә туры килүе кызыклы-алар икесе дә бер үк фамилия йөртә. 

Туйга әзерләнгәндә бик күп эшләр башкарырга кирәк, әмма яшьләр алдында  торган беренче эш – алар законлы ир белән хатын булачак көн сайлау. Кемдер астрологлар белән бу уңайдан киңәш итә, кемдер нумерологиягә ышана, кемдер сынамышларга ышана, ә кемдер өчен никахны теркәү турында таныклыкта күрсәтелгән дата матур булуы мөһим... Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 2019 нчы елның 19 сентябрендә унике пар гаилә берлеген теркәделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International