21 сентябрь көнне Казан шәһәренең В.И. Ленин ис. мәдәният сараенда ярымфиналистлар гаиләләрен карау этабы узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүче “Нечкәбил“ республика бәйгесендә быел районыбыз данын Зур Күккүз авылында гомер кичерүче Галия Бинкова яклый.
Галия һәм Марс Бинковлар 9 бала үстерәләр. Алар бердәм, дус һәм тату булып гомер кичерәләр. Бу көннәрдә Галия Бинкова “Нечкәбил-2019“ бәйгесенең Казанда үткән ярымфинал турында катнашты. Биредә ул үзенең уңганлыгын, осталыгын күрсәтте. Күпбалалы Бинковлар гаиләсен сокланып, яратып кабул иттеләр.