2019 елның 21 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 900 нче номерлы язылышу турында акт теркәлде. Бу сан Шамгуновлар гаиләсе Рәмис Мансур улы һәм Лилия Азат кызына туры килде.
Район башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парны чын күңелдән котладылар, яңа өйләнешүчеләргә гаилә иминлеге теләделәр. Бер-берегезне яратыгыз, гаилә тормышының кыенлыкларына аңлап карарга тырышыгыз. Мөнәсәбәтләрегез еллар узу белән ныгысын, мәхәббәт ялкыны беркайчан да сүнмәсен, бергә үткәргән һәр көнегез гел шатландырсын.