2019 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре «Татарстан кроссы - 2019» район массакүләм ярышларында катнаштылар.
Ярышлар районда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
Югары Осланда узган еллардагы кебек үк, ярышлар мәдәният һәм ял паркында узды.