Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда гадәти булмаган никах теркәлде

2019 елның 20 сентябре, җомга

Яр Чаллы шәһәре заманча, креатив һәм позитив кешеләр белән тулы! Ә никахны теркәү, туй - ул хыялларга ирек бирергә мөмкин булган урын һәм вакыт!

2019 елның 20 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантана сараенда Руслан һәм Резеда Хәмиевларның гадәти булмаган никахларын теркәү тантанасы узды. Һәр кеше тормышта бер генә тапкыр булса да гүзәл һәм серле борынгы мохиттә булырга хыяллана! Яшь парларның әти - әниләре идеясе ярдәмендә кунаклар тантанага «Чикаго – ретро стиль» стилендә килделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International