Азнакай районында яшь парлар парады узды

2019 елның 20 сентябре, җомга

Яшь парларның традицион парады Азнакай районының бик күп бәхетле гаиләләрен берләштерде. Чарага 2019 елда никахларын теркәгән парлар чакырылган иде. Парад Азнакай шәһәренең «Юбилейный» стадионында матур көз көнендә узды.

Ел саен тематикасы үзгәрә, әмма максаты бер: гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру. Бу юлы әлеге чараны агымдагы елда туган коляскадагы балаларның бәхетле әти-әниләре дэ бизәде.Чара дәвамында районның иң яхшы иҗат коллективлары бәйрәм атмосферасы тудырды. Балалар өчен төрле уеннар оештырылды.

«Гаилә - тормышта иң зур байлык», – дип башлады сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Ул аларны яңа гаилә кору белән котлады. «Мәхәббәт, ышаныч, озак еллар бер-береңә хөрмәт, лаеклы балалар үстерү һәм тәрбияләү-ул зур сәнгать, шуңа күрә мин сезгә уңышлар һәм нык гаилә бәхете телим, – диде ул. Бу матур районда елдан-ел яхшырак, матуррак һәм баерак булсын өчен барысы да эшләнә».

Чара барлык катнашучыларга да яхшы кәеф, уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International