19 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәре Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә кадет мәктәбе укучылары өчен гаилә нигезләре дәресе узды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко балаларны ГХАТ органнары эшчәнлеге белән таныштырды. Әңгәмә барышында кадетлар ГХАТ аббревиатурасының ничек киңәйтелүен, гражданлык хәле актларының нинди төрләре булуын һәм аларны ни өчен теркәргә кирәклеген белделәр, шулай ук гаиләнең һәр кеше тормышында әһәмияте турында сөйләштеләр.
Чара ахырында кадет мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә яшь парлар – Илья һәм Диләрә никахларын дәүләт теркәвенә алу тантанасында катнашу мөмкинлеге туды.