Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2019 ел башыннан 777 нче сабый теркәлде. Дарья Романова юбилейлы сабый булды.
Яшь ата-ана - Наталья һәм Евгений өчен, яңа туган бала- гаиләдә икенче бала. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән әти – әнине кызлары туу белән котладылар һәм сабый тормышындагы иң беренче документ-туу турында таныклык тапшырдылар.