Коррупциягә каршы закон таләпләре нигезендә, Татарстан Республикасында муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре вазыйфаларын 30 апрельгә кадәр узган ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы затлар һәм ЗАГС органнары хезмәткәрләре искәрмә түгел.
2020елның23гыйнварында ГХАТ бүлегендә чираттагы тапкыр студентлар балы узды, анда Бөгелмә шәһәренең югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнашты.
Алексеевск муниципаль районы башлыгы исеменнән беренче теркәлгән бала Алинә Фасаховага бүләк тапшырылды.
2020 елның 22 гыйнварында Түбән Кама перинаталь үзәгендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елында Түбән Камада туган 100-нче баланы тантаналы рәвештә чыгару булды.
Кукмара үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган сабыйны чыгару тантаналы рәвештә булды. Кукмара районы Байлангар авылыннан Алсу һәм Рөстәм Нәбиевлар гаиләсендә бишенче булып озак котелгән кыз Сәйдә дөньяга килде, бу күпбабалы гаиләдә тагын дүрт малай тәрбияләнә.
Тантаналы һәм бәйрәм атмосферасында озак гомер итүче парларны хөрмәтләү тантанасы узды. ГХАТ бүлеге белгече Алинә Абдуллина юбилярларны котлады, һәр гаиләнең тарихы турында сөйләде. Ун алтын «пар» «Казан» гаилә Үзәгенең чын бизәге булды.
2020 нче елның 21 нче гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре гаиләне бәйрәм белән котладылар.
2020 нче елның 21 нче гыйнварында Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең «гаилә белеме»дигән махсус конкурс кысаларында тормышка ашырыла торган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән яңа проекты дәресләре яңадан башланып китте.
«20.01.20» матур датасын яшь парлар Артем һәм Марина Тугаровлар үз гаиләләрен булдыру өчен сайладылар. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никахларын Татарстан Республикасы өчен юбилей елында теркәгән беренче пар да булдылар.
2020 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Сарман авылында Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан беренче тантаналы төстә никах теркәлде. Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Марат һәм Гөлназ Әюповлар гаиләсе тууы белән котлады, язылышу турында таныклык, «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе, чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.