23 гыйнварда Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко Бөгелмә үзәк район хастаханәсендәге хатын-кызлар консультациясендә бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашты.
Ул яңа туган сабыйларны теркәү белән бәйле барлык юридик эшләр белән таныштырды, бала тугач тиешле түләүләр турында сөйләде, булачак әниләрне борчыган барлык сорауларга җавап бирде.