Чистай ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре семинар-киңәшмәдә булдылар

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Коррупциягә каршы закон таләпләре нигезендә, Татарстан Республикасында муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре вазыйфаларын 30 апрельгә кадәр узган ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы затлар һәм ЗАГС органнары хезмәткәрләре искәрмә түгел.

2020 елның 23 гыйнварында видеоконференция режимында керемнәр турында мәгълүмат бирергә тиешле затлар өчен семинар-киңәшмә узды. Анда мәгълүмат тапшырганда килеп туган иң актуаль мәсьәләләр каралды. Әлеге семинарда Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре дә катнашты.

Россия Федерациясенең коррупциягә каршы законнары даими рәвештә төрле нормалар һәм кагыйдәләр белән тулылана. Аны тормышка ашыру мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булуын исәпкә алып, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге эшенең бөтен киеренкелеге булганда, әлеге юнәлештәге белгечләрнең үзләренең күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерергә теләге һәм мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International