Бүген Кайбыч муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 2020 нче елның беренче никахын теркәү тантанасы узды. Олы Тәрбиттә туып-үскән Алексей Корников һәм Балтач районы кызы Наташа Митрофанова үзләренең никахларын законлаштырдылар.
Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова катнашты.Ул аларга муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе, чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Кайбыч ГХАТ бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева Наташа һәм Алексейга озак елларга сәламәтлек, бәхет һәм татулык теләп язылышу турында таныклык тапшырды.