Россия гражданины булу – ул югары дәрәҗә. 2020 елның 24 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Чарада мәртәбәле кунаклар – «ТатПроф» АҖ коммерция директоры, «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Рачков Евгений Сергеевич, шәһәрнең паспорт-виза хезмәте ветераны Фомина Зинаида Кузьминична катнашты.
Тантананы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова ачып җибәрде. «Кадерле балалар, беренче паспорт алу-сезнең тормышыгызда зур вакыйга, яңа этап. Паспортта сезнең тормыш юлыгызның мөһим чорлары билгеләп үтеләчәк – ул армиядә хезмәт итү, ЗАГС идарәсенең никахка кергәндә билгесе, балалар туу. Паспорт алу белән Сез Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары буласыз!»