«Демография» милли проектын тормышка ашыру

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 23 гыйнварында «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Лениногорск РҮХ «ДАССОның хатын-кызлар консультациясе базасында, «Тормыш бүләк ит!» дип исемләнгән акция үткәрелде. Әлеге акциядә акушер-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Н.А. Багаев, ЗАГС бүлеге башлыгы Е.Я. Миннигалямова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары, йөкле хатын-кызлар катнашты.

Акциянең төп максаты – туучылар санын арттыру, гаилә һәм ана булуның кыйммәтләренә игътибар бирү. Мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрү кысаларында Елена Миннигалямова булачак әниләргә ГХАТ органнарында тууны теркәү, балалар туганда законнарда каралган түләүләр, социаль ярдәм чаралары күрсәтү тәртибе турында сөйләде.

Катнашучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, барлык сорауларга да җаваплар бирелде. Акция азагында «Гаилә битләре» пособияләре таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International