Баулы районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы Сертификатлары тапшырылды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең теркәү залына икенче балалары туган әниләр чакырылды.

Ильмир һәм Гөлшат Шафиковлар гаиләсендә ир бала туа. Бәхетле әти-әни аңа Тимур дигән матур исем бирделәр. Бу исемнең килеп чыгышы  төрки  һәм ул «тимер»дигәнне аңлата. Ә Муродҗан һәм Зебо Корбановлар яңа туган кызларын Мәликә исеме белән атадылар. Бу мөселман исеме  берничә мәгънәгә ия. Беренчесе – «фәрештә» булса,  икенчесе – «патшабикә».

Бәхетле ата-аналарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т. Мурсалимова һәм пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары С. У. Ушакова котладылар һәм ана капиталы Сертификатларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International