Аңа нәни Латыйфа ия булды- Булат Рамил улы һәм Аида Рәшид кызы Гатиннар гаиләсендә бишенче бала, аларның инде 4 улы бар һәм менә, ниһаять, кызлары туды.
Латыйфа исеме гарәпчәдән "нәфис, нечкә" дигәнне аңлата. Ул үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә гармония алып килергә сәләтле.
Түбән Камадан Дмитрий һәм Юлия Першиннарның күңелгә үтеп керә торган мәхәббәт тарихы яңа этапка – гаилә коруга күчте.
Элегрәк, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм иткән көнне, махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий сөйгәне Юлиягә мәхәббәтен белдерде һәм сәхнәдә тамашачылар, кунаклар алдында аңа кулын һәм йөрәген тәкъдим итте.
Закировлар гаиләсендә берьюлы 2 улы туа: Сәлим белән Камил. Ә Гыйльметдиновлар гаиләсендә - король игезәге: улы Әмир һәм кызы Элина. Чын күңелдән бәхетле ата-аналарны язмышның шундый күркәм бүләге белән котлыйбыз. Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
2024 елның 27 июлендә Яшел Үзән муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 400 никахлашу турында акт теркәлгән.
Макаров Никита Александр улы һәм Төхвәтуллина Алинә Сергей кызы быел Яшел Үзән муниципаль районында никахлашкан 400 нче пар булдылар, бу гаилә өчен көтелмәгән күңелле хәл булды.
2024 елның 27 июлендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Ян белән Зарина Ковальскихның никахлашуын теркәү тантанасы булды. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды.
Владимир һәм Зоя Туракалиннар 27 июльдә уртак тормышның алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Аларның мәхәббәт тарихы инде ярты гасыр дәвам итә, ә аларың бер-берсенә караган назлы хисләре еллар үткән саен сүнмәгән.
2024 елның 27 июлендә Теләче районы Баландыш авылының Сабантуй мәданчыгында «Блогерлар Сабантуе+Түгәрәк уен» узды. Милли уеннар, җыр, бию белән үрелеп барган әлеге чарада «Россия йөрәге» гаилә уты капсуласын тапшыру тантанасы үз урынын алды.
Олег Григорьевич һәм Мария Никифоровна Алабуга шәһәрендә танышканнар һәм аларның бер-берсенә кирәк булуын шунда ук аңлаганнар. 5 дистә ел эчендә күп нәрсә булды, әмма алар бер-берсенең ихтирамын, мәхәббәтен, ышанычын саклап калдылар.
Шушы матур даталы көнне Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсендә 18 никах теркәлде!
Бу дата шулкадәр гашыйк парларны җәлеп итеп кенә калмады: 24.07.24 саннары кушылмасы аңа үзенчәлекле символика һәм гармония бирә, аны июльнең башка көннәре арасында уникаль итә.
Решетовлар гаиләсе 50 ел бергә гомер иткәннәрен билгеләп үтте. Бу истәлекле мизгелне алар белән дуслары һәм якыннары шатланып уртаклаштылар.