Күп кенә парлар үз таныклыкларында истә калырлык датаны күрергә тели. Тантана өчен иң матур һәм иң көтелгән көннәр гадәттә кабатлана торган саннар белән вариантлар була, алар я янәшә торалар, я чиратлашалар. 08.08.2024 елның матур датасы да искәрмә булмады. Ул яшьләр арасында никахлашу өчен популярлашкан. Бу көнне Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 11 пар теркәлде. Яшь парларны гаилә туу белән котлыйбыз!