Бергә яшәүнең 45 еллыгы - гаилә тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсе, тормышның зур датасы, лаеклы, матур итеп, икен бер булып яшәгәнлекнең дәлиле! Юбилейның символы булып асылташ-зәңгәр якут тора.
2024 елның 3 августында Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Шиһапов Бари Гыйльметдин улы һәм Рәйсә Гафур кызының гаилә юбилеена багышланган тантаналы чара узды.
Бәхетле юбилярлар Мендельсонның туй маршы астында залга керделәр, юбилярларны хөрмәтләү китабына үз имзаларын куйдылар һәм чиксез мәхәббәт билгесе итеп медальләр алмаштылар.
- Сез назлы хисләрегезне һәм үзара ихтирамыгызны саклап 45 ел яшисез. Сез гаилә генә төземәдегез, ә тулы бер дөнья төзедегез. Сез гаҗәп матур пар! Сезгә чын күңелдән озын гомер, иминлек һәм мөмкин кадәр күбрәк шатлыклы көннәр телибез! - диде Арча районы хатын-кызлар советы рәисе А.М. Гатауллина юбилярларны котлап.
Тантанада Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы В.В. Сәгыйтов, юбилярларның балалары һәм оныклары катнашты.