5 августта Питрәч районы ЗАГС бүлегендә Биектау районы гаиләсенә «Россия йөрәге» утлы капсула тапшыру тантанасы булды.
27 июльдә утлы капсула Питрәч районына килеп җитә. Атна дәвамында Питрәчнең яшь парлары Бөтенроссия гаилә учагына кагылырга, үз учагына ут кабызырга мөмкинлек алды.
«Россия йөрәге» - ул ут кына түгел, ул гаилә җылысы, мәхәббәт һәм кайгырту символы, ул бер гаиләдән икенчесенә күчә.
Гаилә учагын Теләче районыннан Питрәчкә Миңнур һәм Ольга Шәмсетдиновлар гаиләсе алып килгән. Аны тантаналы рәвештә Биектау районыннан Сабировлар гаиләсенә тапшырдылар.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илназ Дәүләтханов катнашты.
Шулай ук чарада 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән алтын парларны хөрмәтләделәр. Аларның һәркайсы яшь гаиләләргә үз теләкләрен җиткерде.