2024 ел башыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан 90 туу турында таныклык бирелгән, шулардан 46 малай һәм 44 кыз туган. 25 гаиләдә беренче бала туган, 25 бала икенче, 25 бала өченче, 15 бала дүртенче һәм аннан да күбрәк туган. Июль аенда игезәкләр тууы теркәлгән. Балалар гаиләдә 3 нче һәм 4 нче булдылар. Бәхетле әти-әниләр балаларга Станислав һәм Владислав дип исем кушканнар.