15 майда дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә, ул БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елда игълан ителгән иде. Халыкара гаилә көне киң җәмәгатьчелек игътибарын гаилә проблемаларына җәлеп итү максатыннан оештырылды.
Тантанага чакырылган 8 егет һәм кыз арасында күпләр тормышларын спорт белән бәйләделәр һәм су полосы буенча Россия Беренчелегендә җиңүчеләр булып торалар. Фигуралы шуу, Теннис, җәядән ату белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Бу хакта аларның медальләре дә раслый.
1994 елдан БМО Генераль Ассамблеясе карары белән бөтен дөньяда 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
2021 нче елның 14 нче маенда Чистай ГХАТ бүлегендә 200 нче баланың тууы теркәлде. Рөстәм һәм Резедә Юнысовлар гаиләсендә беренче бала туды!
15 май-Халыкара гаилә көне. «Демография» милли проекты кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Халыкара гаилә көне алдыннан, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, күп балалы Казаковлар гаиләсен дүртенче сабыйлары туу белән котладылар.
Һәм бүгенге көнгә кадәр гасырлык ошанычларын тыңлаучы яшь парлар бар. Әмма аның каравы, ошанычка бирелмәгән парлар чәчәк ата торган май һәм яңа гына уянган табигать кочагында матур вакыйга белән файдаланып кала ала.
Гаилә-ул дөньяда яшәуче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Гаиләдә генә бәхетле сабыйлар туа һәм гомер буе әти-әни назын тоеп яши. Гаилә көне алдыннан 14 нче май конне Саба муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2 пар рәсми рәвештә язылыштылар.
Бүген, 14 нче май көнне, Ютазы муниципаль районы үзәге булган Урыссу бистәсендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Валеева катнашуында Гаилә паркында Гаилә һәм мәхәббәт символы булган фигура тәгаенләнде.
2021 нче елның 14 нче маенда Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре 19 нчы гасырдагы борынгы, матур йорт тирәсен яшелләндерүгә чыктылар.
14 май көнне Зәй районында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмдә үрнәк гаиләләр Вәлиәхмәтовлар, Забурдаевлар, Прокопьевлар катнашты.