Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Боз сараенда ярәшү тантанасын уздырдылар.

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Нинди гаҗәеп сүз – ярәшү! Ярәшү гашыйкларның ике аерым сукмакны бердәм киң юлга берләштерүен символлаштыра.

Бәхет бар! Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Хәмидуллин Радмир һәм Ганиева Лилия өчен Халыкара гаилә көненә багышланган ярәшү тантанасы үткәрделәр.

Белгечләр, Ачык Акционерлык Җәмгыяте «Нижнекамскнефтехим» вәкилләре булган яшь парга, бер-берсенә химик тартылуга тикшерү әзерләделәр.  Радмир белән Лилиянең «Мәхәббәт химиясе» серле һәм могҗизалы реакция барлык стадияләрендә тикшерү узды һәм сертификатка туры килүне раслады .

Борынгы традиция буенча, булачак парлар әниләре белән бергә уртак шәм кабыздылар, аларның йортында Гаилә учагы уты озак һәм тотрыклы янсын иде. Антлар алмаштылар һәм ГХАТ идарәсеннән бүләк итеп гаилә фотосессиясенә сертификат алдылар.

Тантана ахырында ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина яшь парны котлады һәм бүләккә татар милли ашлары рецептлары белән котлау китабын тапшырды.

Бер-берегезне саклагыз, яратыгыз һәм кадерләгез. Кояшлы, нурлы һәм шундый җылы «гаилә»сүзенең бер өлеше булып калыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International