Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар циклын дәвам итеп, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм Ачык Акционерлык Җәмгыяте «Нижнекамскнефтехим» профсоюз оешмасы белән берлектә предприятие яшьләре өчен чара үткәрделәр.
Чарада ГХАТ Идарәсе башлыгы Махотина Бэлла Иван кызы, ОО «ОПО НКНХ РХП» рәисе Шумков Олег Павел улы, ОО «ОПО НКНХ РХП» рәисе урынбасарлары Велик Елена Әдәм кызы һәм Спиридонов Владислав Петр улы, «НКНХ автомобиль транспорты идарәсе» профсоюз комитеты рәисе Сафина Анна Радиковна, Ачык Акционерлык Җәмгыяте «НКНХ» яшь белгечләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рябов Евгений Николай улы катнаштылар.
"Нефтехим Арена" Боз сараена бәхетле гаилә төзергә теләгән парлар чакырылган иде. Тиздән алар безнең никахлашу сараена киләчәк һәм аларны тантаналы рәвештә ир һәм хатын дип игълан итәчәкләр.
Булачак парлар өчен «бер-береңне бел» дигән темага, MeetUp интеллектуаль батл үткәрделәр. Гаилә белгече- психолог Екатерина Юртаева белән кызыклы әңгәмә узды һәм шулай ук ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Сагитова Гүзәл никах теркәүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Чараның үзенчәлеге булып ярәшү тантанасы булды, аны булачак Хәмидуллин Радмир һәм Ганиева Лилия өчен үткәрделәр. Тантана искиткеч матур узды.
Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.