Бездә кунакта исем кушу тантанасында Максумовлар гаиләсе булып китте.
Бала туу-һәрвакыт олы шатлык. Аның әти -әнисенә, әби-бабайларына бик зур вакыйга. Бәхетле ата – аналарны һәм әби-бабайларны аларның тату гаиләсенә кечкенә могҗиза килүе белән котлап, ГХАТ идарәсе белгечләре аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын һәм улларының беренче документын-туу турында таныклык тапшырдылар.
Барлык гаиләгә нык сәламәтлек, нәниләрнең кызыксынучан һәм искиткеч бала булып үсүен телибез!