15 нче май көнне «Яшьлек» скверының үзәк сәхнәсендә ЗАГС бүлеге һәм район мәдәният бүлеге тарафыннан Гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.
Кичәнең төп геройлары май аенда гаилә коруга кагылышлы ырым-шырымнарга карамыйча туй үткәреп, үрнәк тормыш алып барып быелгы май аенда гаилә бәйрәмен каршы алучы парлар булды. Юбилярлар сүзләренчә, май – гаилә кору өчен иң яшел, иң чәчәкле, иң мәхәббәтле ай!
Сәхнә түренә беренчеләрдән булып Мисбаховлар гаиләсе күтәрелде. Алар 1 нче май көнне үзләренең көмеш туйларын бәйрәм иткәннәр. Никахларын кәләшнең әнисе, 25 ед дәвамында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге белән җитәкләгән Дания Вәгыйз кызы теркәгән.
Икенчеләр булып сәхнәгә алтын юбилярлар Фатиховлар һәм Сошиннар гаиләләре менде. Аларның гаиләләренә быелгы майда 50 ел тулган. Фаизовлар һәм Вятскиннар исә бриллиант туйларын каршы алдылар. Алар 60-нчы язларын бергә каршы алалар.
Барлык парларны район Башлыгы Анатолий Иванов кайнар тәбрикләде, рәхмәт хаты, истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме бүләк итте.
Кичәнең тагын алты пар үзенчәлекле гаиләсе аерым игътибарга лаек: Мингалиевлар, Сафиннар, Власовлар, Штейнгауэр, Елиннар, Ахтареевлар гаиләләре. Бу тәүлекнең 24 сәгатен дә бергә үткәрүче парлар – коллегалар. Көне буе бергә булып та, гармония һәм баланс саклап калып, үрнәк гаилә булып калу, үрнәк итеп күрсәтерлек балалар үстерә алу – чын геройлык! Алар шулай ук район Башлыгының рәхмәт хаты, бүләге һәм чәчәк бәйләме белән тәбрикләнделәр.